Диңгез кызы (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.) (исполнитель: Илдар Хәкимов)

ДИҢГЕЗ КЫЗЫ

Диңгезләрдә туып үстең мәллә?
Җырларыңда таулар моңы бар,
Чәчләреңнән аңкый диңгез исе,
Күзләреңдә уйный дулкыннар.

Кушымта:
Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Урылды йөрәгемә.

Уйларыңда синең кемдер, иркәм?
Тик син генә минем күңелдә,
Диңгез өстедәге акчарлактай
Очар идем хыял күгендә.

Кушымта.

Икәү бергә ак җилкәннәр белән,
Карамыйча давыл җиленә,
Китик әйдә, китик диңгезләргә -
Кабатланмас сөю иленә.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Лилу-мама  075 - (В) Причины для радости  Нет времени чувак  Новые by Антон meshkofff Мешков Vibe ТГК  Люблю ревную Вика Дайнеко  Белые птицы летели  Ах какая мама Детские песни  Sun Raha Hai Na Tu 2013 Из фильма Жизнь 
О чем песня
Илдар Хәкимов - Диңгез кызы (Рәмис Аймәт сүз. Ленур Зәйнуллин муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен