Сиңа да, миңа да. (минус) (исполнитель: Зульфат Фахретдинов)
Сиңа да, миңа да. Лидия Әхмәтова көе Мидхәт Миншин сүзләре 1)Очраштык бит көтмәгәндә — Карадың да елмайдың. Икәү бергә елмаюдан Яме артты дөньяның. Бәхет җитә дөньяда Сиңа да, миңа да. Чын мәхәббәт нурын сибә Сиңа да, миңа да. 2)Очраштык бит көтмәгәндә — Өмет тулы йөрәгем.. Сизми калдым — ахры, сиңа Гомерлеккә бәйләндем. 3)Очраштык бит көтмәгәндә — Карадың да елмайдың. Икәү бергә елмаюдан Яме артты дөньяның.