Татар идек... (Беренче юлы кермәгән, сыйфаты да әллә ни түгел, ләкин тыңларга була кебек) (исполнитель: Рүзәл Мөхәммәтшин)

Татар идек, әле кайчан гына,
Богауларны өзеп атарлык...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Татарлыгың кая, татарым?

Кайсы якка күчте кыйблаң синең...
Кай дәфтәрдә дала әсәре?
Болыт артындагы саргайган тап
Кояшыңмы, башка нәрсәме?

Горурлыгың кая, кая даның –
Нәрсә кими бездә көннән-көн?
“Я – татарин!” – дигән ишеләрдән
Кимсенмисеңме син, милләтем?..

Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,
Көчкә-көчкә сулап таш ара,
Ямансулый, әле кайчан гына
Татарныкы булган башкала...

Татар идек... “Без бит татар!” – дидек...
Бөек татар, дидек, билгеле...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Кояш батып килә түгелме?

Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Sen Mensiz Remix Mursel  Necessary Chillout Mix Chimera State feat Lety  Olur doner  Summer Love - Blero  Max-Fadeev - Gugusha  Артур Best знаю  NiceVi забудь его  Мишиндядя 
О чем песня
Рүзәл Мөхәммәтшин - Татар идек... (Беренче юлы кермәгән, сыйфаты да әллә ни түгел, ләкин тыңларга була кебек)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен