Якын Дусларым (исполнитель: ♫ Салават Фатхетдинов)

Караңгы көннәрдә, йолдызсыз төннәрдә
Тормышым шәме сунеп барганда.
Дуслар кулын суза, кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләре ята кунелгэ.

Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

Дәртле җырлар булып, йөрәгемә тулып,
Ташыганда бәхетем-шатлыгым.
Дусларга өләшсәм, сер итеп серләшсәм,
Арта минем күңелем сафлыгы.

Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

Хәсрәтлэр килгәндә, язмышта көлгәндә,
Дусның чыны-ялганы сынала.
Биешеп-җырлашып, яшик без гөрләшеп,
Ут уйнатып бергәләп дөньяда!

Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Розы Темно-Алые НОВИНКА 2011 Лоя  Поколение-Мое  Le Truk  Брежнева любовь спасет мир  А мы разденемся с Бугром Лесоповал  Полина Гагарина-Нет  Bury It Palisades 
О чем песня
♫ Салават Фатхетдинов - Якын Дусларым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен