Нигә яна йөрәгем (Тала-тала) (исполнитель: Volga-Volga (Казань))

Сандугачлар ияләшкән 
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Hussain Aljassmi-Boushret Kheir  Хаюхай  Эйдэ эле  Туймас  Чай Da Gudda Jazz  Chata - dango  Run Run Away Slade Remade - A Tribute to Slade 2001 
О чем песня
Volga-Volga (Казань) - Нигә яна йөрәгем (Тала-тала)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен