Абагадан юкка бәхет сорама син!Нинди генә матур чәчәк атса (исполнитель: IDELIA)

Абагадай серле синең мәхәббәтең,
Кайчан чәчәк атар – белмәссең.
Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
Ишетмәссең инде, килмәссең.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Карурманга кердем бары сине эзләп,
Күрсәтер дип юлны абага.
Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
Ярдәм итәр диеп табарга.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
Тирә-якны күмеп яктыга.
Абаганың шулай чәчәк атмавын да
Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Missing Solar Fields  I Need To Know Your Name Sex Pistols Sid Vicious  Выбирай Remix Новый Союз  Zarbi  By Instinct Kang Seung Yoon  4К на связи  4k - Дыма дохуя  Rjd2 chicken-bone circuit 
О чем песня
IDELIA - Абагадан юкка бәхет сорама син!Нинди генә матур чәчәк атса?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен