Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Казаннарга барсаң, дустым, Казан суларын буйла; Җилсез көнне тал селкенсә, Мин сагына дип уйла. Без урамнардан узабыз Җырлый-җырлый сыздырып; Йокың килсә, йокла, җаный, Уятырмын сызгырып. Аккошлар оча һавада Ерактагы далада; Җаным сөйгән сандугачым Көтә булыр калада.