Бик сагындым иркэм (исполнитель: Гузель Уразова)

СИН КИЛГӘНСЕҢ ИКӘН

Күкләр нигә биегәйгән дисәм,
Төннәр, дисәм, нигә яктырак.
Ярларына каккан дулкын кебек
Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк.

Кушымта:
Син килгәнсең икән!
Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың,
Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка
Яши алмавымны белгәнсең,
Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә
Өмет пәрдәләре элгәнсең.

Кушымта.

Сүнәргә дип торган гомеремнең
Син кабыздың кабат шәмнәрен.
Киңәйделәр күңел офыкларым,
Көнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Киңәйделәр күңел офыкларым,
Көнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Chested  Бутылка рома  Едем медленно Пиздатая SMT  Кыргызстаным менииин Омар Омар  Imgere rame  Небеса подарил мне  Jaa Sanam  Анатольевна Виталий АКСЕНОВ 
О чем песня
Гузель Уразова - Бик сагындым иркэм?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен