Яралы аккош (исполнитель: Айдар Галимов)

1)Яңгыр яумаса да, яшен яшьнәп
Төтен уты күккә ыргылды.
Төркем арасыннан бер аккошкай
Яраланып җиргә егылды.

Кушымта:
Берәүгә дә гомер ике килми,
Ходай барсын белеп өләшә.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузыйк
Җан иясе әгәр теләсә.

2)Газапланды аккош җәйләр буе,
Чык сулары юды ярасын.
Канатлары аның сызласа да,
Онытмады кая барасын.

3)Болыт басып, салкын җилләр исте
Аккошкаем ничек түзәдер?
Исәнлеген теләп дога кылдым
Яралары, бәлки, төзәлер.

4)Көзләр җитте, канатларын селтәп,
Көчен җыеп җирдән кузгалды.
Бергә очкан төркемнәрен эзләп
Кул өстенә менеп югалды.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The heavy be mine  Пробуй  Akcent-delight  Love Is All лучшая песня для первого  Шум который мы воспроизводим  Do not go  In the world 
О чем песня
Айдар Галимов - Яралы аккош?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен