Язмыш (исполнитель: Альбина Ахметова)

Язмыш…
Язмыштан,чыннан да, узып булмый икән... Кызганычка каршы моны бик соң анладык... Хисләр әсирлегендә сөюдән тилереп, күпме хата ясалган... Ялгыш артыннан ялгыш... Ялгыш... 

Беләм кагылырга ярамыйдыр,
Танышыңның сөйгән ярына. 
Тик син аның белән бәхетсез бит 
Булдыра алмыйм дәшми кагылырга. 
  
Язмыш бәйләгән шул әллә ничек, 
Сине,мине,аны - өчебез... 
Ләкин ялгышларны төзәтергә, 
Җитми менә никтер көчебез... 
  
Син янымда булган чагыңда дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юк...Ләкин ул бәхет бик кыска гомерле,чөнки син китәсең кире аның кочагына... 
  
Бәхетсез син, җаным, аның белән 
Ялгышыңны үзең дэ беләсең. 
Сине күргән саен йөрәк әрни 
Боегасың син көннән-көн... 
  
Ялгышлардан узып булмый диләр, 
Газапларга инде күп түздек, 
Тик онытма мин яратам һаман 
Миңа җитә бары бер сүзең... 
  
Бергә булырга мөмкин түгел икәнен икебездә аңлыйбыз... Тик күңелдәге өмет һаман бирешми, нәрсәдер көтә... Назларыңа тилмереп, мин әкрен генә акылдан язам... Күз алдымда бары тик син... Син...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Самый главный плюс у собаки Саша Белый  Валерий Сюткин Москва-Нева  То что пройдено  Звезда - Я подожду еще чуть-чуть Витас  Чумаков дай мне шанс  Я не подарю тебе любовь  Мамуля с днем рождения  Песня учителя для нас 
О чем песня
Альбина Ахметова - Язмыш?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен