Аймылыш Язмышлар Яшьлекнен язында,очраштык,таныштык.Табыштык (исполнитель: Айдар Галимов, Гульнара Хасанова)

Яшьлекнең язында очраштык, таныштык, 
Табыштык - аккоштай тиң ярлар. 
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.

Аймылыш язмышлар,
Юлларда ялгышлар.
Син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә,
Гамь биреп гомергә,
Яшьлекнең назларын саклады.

Гомерләр юлында очраштык без тагын
Яшьлеккә бер адым, бер адым.
Эйтерсең, үлчәдек шул адым арасын,
Син җиргә, мин күккә карадым.

Аймылыш язмышлар,
Юлларда ялгышлар.
Син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә,
Гамь биреп гомергә,
Яшьлекнең назларын саклады.

Җир белән күк кебек якын без, ерак без
Әйтерсең, кояш бар арада.
Ул күктән елмаеп ләйсәнле нур сибә
Яшеннәр көйдергән ярага.

Аймылыш язмышлар,
Юлларда ялгышлар.
Син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә,
Гамь биреп гомергә,
Яшьлекнең назларын саклады.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Алеся Троянская прыгай вниз  Кунелдэ хаман минеке  Текст песни баста  Собака Live at DADA Аддис Абеба  Тетрис у ведра  Шени бралиа Твоя вина Тамта Гогуадзе  Сд люблю людей 
О чем песня
Айдар Галимов, Гульнара Хасанова - Аймылыш Язмышлар Яшьлекнен язында,очраштык,таныштык.Табыштык?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен