Чыбылдыгың (Зэнгэр шэл) (исполнитель: Сайдашев)
Чыбылдыгың чуп-чуар, Эчләрендә кем кунар? Сызылып моңсу, якты таңнар аткан чакта Мамык мендәр тешләп кем елар? Үкси-үкси, Мәйсәрә җан, Яшь урынына түкмә кан, Яшь урынына түкмә кан. Чыбылдыгың бизәген Ука белән бизәдең, Бәхилләшеп аерылганда, елый-елый, Ал яулыгың болгап изәдең, Үкси-үкси, Мәйсәрә җан, Яшь урынына түкмә кан, Яшь урынына түкмә кан. Чыбылдыгың ак чугын Бәйрәмнәрдә тагарсың. Сөйгән ярың, Булат бәгырең исеңә төшсә Төнлә ялгыз айга карарсың. Үкси-үкси, Мәйсәрә җан, Яшь урынына түкмә кан, Яшь урынына түкмә кан