Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

1.
Кердең дә син күңелемә
Таралдың бит моң булып
Хәзер гашыйк сандугачтай
Моңланам таңда чыгып 
Хәзер гашыйк сандугачтай
Моңланам таңда чыгып

Кушымта:
Уйлыйсыңмы, сизәсеңме
Бу дөньяда мин барын?
Әгәр тыңласаң җырымны -
Аңларсың мине, җаным!

2.
Җырларымда җылы хисләр
Кабул итеп ал гына
Тормышыңда, күңелеңдә
Булсын хаман яз гына
Тормышыңда, күңелеңдә
Булсын хаман яз гына

Кушымта:

3.
Күңелемнән чыккан моңнар
Гел әйләнсен тирәңдә
Тыңла назлы җырларымны
Таң эзләнеп йөргәндә
Тыңла назлы җырларымны
Таң эзләнеп йөргәндә

Кушымта:
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я позвоню Тебе вечером Алексей Большой  Титьки  Аквариум Теорема Шара  Радости и печали  Голубка белая  Shoulder Pads 1 The Fall  Time of My Life 3 Doors Down  Your Sweet Love Lee Hazlewood 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен