Юк, юк...(Тик син ышана күрмә зинһар Минем өчен бары тик син бар.) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап,
Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап.
Үзем юк дигән булсам да, син миңа кирәк,
Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк.

Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.

Үзем сине куган булам, кит дигэн булам,
Башкаларны шулай гашыйк ит дигән булам.
Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә,
Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә.

Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.

Ятлар белән күрсәм ялгыш синең үзеңне
Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмый, китә дә алмыйм,
Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм.

Юк, юк, юлларымы каршы чыкма,
Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма,
Тик син ышана күрмә зинһар
Минем өчен бары тик син бар.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Joan Manuel Serrat Lucia  Joan Manuel Serrat La Mujer Que Yo Quiero  Joan Manuel Serrat Vencidos  Gruff Rhys Shark Ridden Waters  Gruff Rhys Lonesome Words  Ozark Henry We Were Never Alone  Enrique Bunbury El Club De Los Imposibles  Enrique Bunbury El extranjero 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Юк, юк...(Тик син ышана күрмә зинһар Минем өчен бары тик син бар.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен