Уйлама әле картаям дип минус (исполнитель: Гүзәл Әхмәтова)

1.Ник көзгә карап моңаясың, 
   Ак чәчләрең кат-кат саныйсың?
   Әллә инде юри ни әйтер дип, 
   Мине микән шулай сыныйсың...
   Әллә инде юри ни әйтер дип, 
   Мине микән шулай сыныйсың...

Кушымта: Уйлама әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
                   Уйлама әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.

2. Язын гына гөлләр чәчәк атмый,
    Матур гөлләр бар бит көзен дә.
    Җыерчыклар сирпеп бер елмайсаң,
    Яшьлек балкыгандай йөзеңдә.
    Җыерчыклар сирпеп бер елмайсаң,
    Яшьлек балкыгандай йөзеңдә.

Кушымта: Әйтмә әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
                   Әйтмә әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
3. Моңаймыйкчы иркәм бердә юкка,
    Ак чәчләр бит еллар бизәге. 
    Картаймыйбыз, олыгайдык кына,
    Тик сүндермик кайнар хисләрне.
    Картаймыйбыз, олыгайдык кына,
    Тик сүндермик кайнар хисләрне.

Кушымта: Әйтмә әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
                   Әйтмә әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
                   Әйтмә әле картаям дип,
                   Өзмә әле үзәгемне.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
                   Минем өчен син һаман яшь,
                   Син һаман чибәр әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Розенбаум александр флагманский марш  SOS Спасите мою любовь спасите мои мечты Челси  Dodgy In A Room  Все будет хорошо минус Митя Фомин  Dodgy Good Enough  Анна Герман - Опять плывут куда-то корабли  КУДА УХОДИТ ДЕТСТВО - МИНУС Краски  Ты прости меня мама альбом Зона Любэ 1994 Любэ 
О чем песня
Гүзәл Әхмәтова - Уйлама әле картаям дип минус?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен