Сандугачлар өзеп сайрый (исполнитель: Хәмдүнә Тимергалиева)

Аккош канат кагына 
( БОРМА АККОШЛАРЫМНЫ ).
Сафьян Ибраһимов көе.
Марсель Гыймазетдинов сүзләре.

Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Эх, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә какса,
Ач тәрәзәңне иртән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Син дә сөясең, беләм.
Сөюеңне язып җибәр
Аккош канаты белән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Максим книга мастеров  Напитки  Aura dione friend  CODY SIMPSON- SUPERNOVA  Lee Ryan  Ensiferum hero in a dream 
О чем песня
Хәмдүнә Тимергалиева - Сандугачлар өзеп сайрый?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен