Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Кырларымда, болын-күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боегып тора моңсу талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин бүтән болай яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам, талларым!

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Наша армия  Hold Up snowgoons  Mad as Rabbits Panic! at the Disco  Stuck with me  Я однажды гулял по столице  Gangsta Bop Akon  Незамужняя  У меня есть моя малышка 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен