Су буеннан энкэй кайтып килэ (исполнитель: А. Файзрахманов)

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Мать старушка Не дай Аллах-  No Strings Chloe Howl Eg White  Oxxymiron больше бена  Найти выход ты никому не нужен  Сине югалтсам  Песенка про Золотую рыбку  Не пара aliev  Черемуха черемуха 
О чем песня
А. Файзрахманов - Су буеннан энкэй кайтып килэ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен