Төсле җыр (исполнитель: Ренат Ибраһимов)

Рәшит Абдуллин көе, Разил Вәлиев сүзләре

Нигә күк һәрвакыт зәп-зәңгәр, гел зәңгәр?
Сагышлы зәңгәрлек сибелә күзләрдән?

Сөйсәң син әгәр дә, —
Сагыш бар зәңгәрдә.
Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң...
Мәхәббәт сагыштан тора ул.

Нигә таң көн саен алсу гел, гел алсу?
Таңнар да нигә соң һәрвакыт ямансу?

Сөйсәң син әгәр дә, —
Таң — алтын мәгарә.
Алсу кук, алсу йөз, алсу моң...
Мәхәббәт шатлыктан тора ул.

Зәңгәр күк, алсу таң, якты көн, кара төн...
Син мине, ахрысы, мәңгегә караттың.

Төсләрне тараттың...
Мин сине яраттым.
Сөюем — бәхеткә илткән юл...
Сагышлы шатлыктан тора ул.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lovely idol  Разнотравие колыбельная  А мы уезжаем до дому до хаты  Monsterman SWIS feat Anastacia Makarenya  Башкортостан- гульбостан  Vixseneb  Денис Лирик - Любовь На Потом  Водочка Табал prod ЦАО flava Табал 
О чем песня
Ренат Ибраһимов - Төсле җыр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен