Килмә син (исполнитель: Салават)

Сагындым, кичер инде, - дип,
Кулларымнан аласың.
Телгәлисең дә йөрәкне,
Яңадан югаласың.

Килмә син, килмә яңадан,
Калдырып китәр булгач.
Ни файда сине көтүдән,
Гомерем ялгыз узгач?!

Чәчемнән сыйпап юатма,
Кирәкми, елатырсың.
Инде төзәлә башлаган
Ярамны яңартырсың.

Килмә син, килмә яңадан,
Калдырып китәр булгач.
Ни файда сине көтүдән,
Гомерем ялгыз узгач?!

Сагындым, кичер инде, - дип,
Кулларымнан аласың.
Телгәлисең дә йөрәкне,
Яңадан югаласың.

Килмә син, килмә яңадан,
Калдырып китәр булгач.
Ни файда сине көтүдән,
Гомерем ялгыз узгач?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
John Prine Paradise  No Reason Minor Threat  John Prine Angel From Montgomery  John Prine Flashback Blues  John Prine New Train  John Prine Day is Done  Шанкар 
О чем песня
Салават - Килмә син?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен