Су буеннан анкай кайтып кила (исполнитель: Сахабиева Зухра)

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kino - Zvezda Po Imeni Solnce  So Bad Original Mix SAVOY  So High Jay Sean  In Here Alicks  Винкс 5 сезон  ОНИ НЕ РАССТАНУТСЯ НИКОГДА Faxo- уйгурская песня  Чудо Mix By DJ Point Нюша Vs ByRone 
О чем песня
Сахабиева Зухра - Су буеннан анкай кайтып кила?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен