Мәхәббәт әкияте (feat Ilgiz Shaihraziev NEW-2012) (исполнитель: Axelle)

Куркуларны оныт, тыңла минем сүзләремне
Күзләреңдә минем уйлар, кайчак куркып куям үзем
Тик вакытсыз көчсезлегем, сиңа ирек бирә сыман
Туктый йөрәк, хисләремнең тизлегенә карамастан

Карамаска кирәк миңа, көзге кебек күзләреңә
Төрле булсак та без икәү, үз-үземне күрәм синдә 
Санап булмас адымнарны, карашларны мизгелләрдән
Мин эзләдем! Һәм, нигә өзгәләнәм?

Ә син башлап кара башка белән, яңа баштан
Тик ярадан яратылгач, ярап кара анарга.
Яратырга мине уйлама да, уйнама да, күралмагач.
Түзалмагач тавышыма, тавышланма! 

Саташканда сагыш кайдан табышларын таба микән?
Ташлап киткән көннәреңдә, юлларыңа карап көткән
Чакларымны чагыштырам чарасызга череп беткән
Бәхетле мин, мәхәббәтнең хисен күзләреңдә күрәм

ПРИПЕВ:
Күз яшьләрем кипкән 
Яңа иртә җиткән 
Ә мин хаман
Могҗизалар көтәм
Хыяллар илендә. Ееее
Хисләр искә төшсә 
Сөю кабат килсә
Әле хаман 
Өмет җиле исә
Хыяллар иленнән. Ееее.

Уйлап чыгар, әйдә, мәхәббәтнең әкиятен.
Хәзер качсаң да була, соңгы сүзнемне мин әйттем.
Сынауларны бүләк итсәң, хыялларны калдырма
Киләчәкне дә алып кит, минем җаным кычкыра

Тәкъдим итмим сиңа бәхет, ә бары тик мәхәббәт
Синең чын йөзеңне күрәм, бераз уңайсыз тик рәхәт.
Гөнаһларга торасыңдыр, кырасыңдыр тәрәзәңне, 
Сындырасың үзәгеңне, тик бу аклый алмый мине.

Минем уйлар хаман, төзелеп бетмәгән бина
Күптән инде җилләр уйный, хисләремнең катларында 
Минем азатлыгым кысан фатир булмәсендә
Ялгызлыгым арта бара меңләгән йөз тирәсендә

Әйдә башлап карыйк, башка көнне яңабаштан,
Мин ярадан яратылдым, һәр көн яңача саташкан, 
Һәркөн яңача яраткан, ләкин үзе булып калган
Бер тынычлап йоклыйм әле, зинһар өчен тавышланма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Где твои 15 лет Где мечты что  Гололедица Григорий Лепс  Алборов денис я подарю тебе  Асылъяр минусовка Салават  Лето Ах лето Поцелуи до рассвета 
О чем песня
Axelle - Мәхәббәт әкияте (feat Ilgiz Shaihraziev NEW-2012)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен