Авыл көе. Татар халык җыры (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Уф, дип суларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.

Иртән торып тәрәз ачсам,
Кошлар кунган миләшкә шул,
Кошлар кунган миләшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Санадым сигез түгел шул,
Санадым сигез түгел.
Болай булганга уфтанмыйм,
Бармак та тигез түгел.

Өй артындагы бодаем,
Чыгаем да, ураем шул.
Чыгаем да, ураем.
Чит җирләрдә каберемне 
Куйдырмасын Ходаем.

Өй артында гөлләр чәчтем,
Кырау гына тимәсен шул,
Кырау гына тимәсен.
Аерым кайгы – кайгы тугел,
Илгә кайгы килмәсен.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ало Башкирия Прикол  Карлы чыршылар минус Фарида - Алсу  Слався ты слався  Илья зудин другой  Целую ночь соловей нам насвистывал  Руссос  Монпасье Минус Зануда 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Авыл көе. Татар халык җыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен