Ялгыз коймэ (исполнитель: Илhам Шакиров)

Берни сорама, тып-тын гына
 Күземә кара, ярым:
 Күзләрдән дә белеп була
 Күңелдә ниләр барын.

Ялгыз көймә бөтерелә
 Һәм чайкала Иделдә.
 Зур дулкыннар күтәрелә
 Күңелемдә минем дә!

— Синең өчен диңгезләрне
 Кичәргә дә әзермен! —
 Дигән идең, шул сүзлэрен
 Хак булганмы, кадерлем?..

Ялгыз көймә бөтерелә
 Һәм чайкала Иделдә.
 Зур дулкыннар күтәрелә
 Күңелемдә минем дә!

Җанда дулкын, сүзсез сорау:
 — Ник йөрәкләр ялгышты?
 Тик сабырлык җиңә ала
 Хәзер безнең сагышны!

Ялгыз көймә бөтерелә
 Һәм чайкала Иделдә.
 Зур дулкыннар күтәрелә
 Күңелемдә минем дә!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Evidence Late For The Sky  Ayyy Girl JYJ feat Kanye West Malik Yusef  Evidence Falling Down  Evidence The Epilogue  Jamal Policeman  Everything fades 
О чем песня
Илhам Шакиров - Ялгыз коймэ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен