Урман чишмасе (исполнитель: Ганиева Венера)
Урман чишмәсе Шамил Тимербулатов көе Разил Вәлиев сүзләре Урман юлында чыктың каршыма, Такыя үреп кидең башыңа. Кара урманда көндез адаштым, Калды урманда моңлы карашым. Челтер-челтер ага урман чишмәсе. Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен. Челтер-челтер килә синең сүзләрең . Челтер-челтер өзә үзәгем,үзәгем,үзәгем. Зифа каендай синең буйларың. Карадым сиңа, карап туймадым. Чишмә суыдай акты чәчләрең, Чишмә суыдай җанга чәчрәдең. Челтер-челтер ага урман чишмәсе. Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен. Челтер-челтер килә синең сүзләрең, Челтер-челтер өзә үзәгем,үзәгем,үзәгем. Урман яктырды, безне күрүгә. Чакырдың мине урман түренә. Урман чишмәсе, сиңа мең рәхмәт! Чишмәдәй чиста безнең мәхәббәт. Челтер-челтер ага урман чишмәсе. Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен. Челтер-челтер килә синең сүзләрең, Челтер-челтер өзә үзәгем,үзәгем,үзәгем.