Мин, әнкәем, сиңа сокланам (исполнитель: Лилия Хэмитова)

1. Әйтер сүзләреңне әйт әйдә,
Төшендереп яшәү кадерен.
Сүзләреңдә тирән мәгънә синең.
Рәхмәт сиңа, әнием, кадерлем!

Кушымта (припев):

Исләремә сине төшерсәм дә,
Үз көчемә үзем ышанам.
Күз алдымда синең нурлы йөзең.
Мин, әнкәем, сиңа сокланам!

2. Юрый-юрый акты киләчәгең,
Һәр балаңа теләп бәхетен.
Яшисең син бары безнең өчен.
Озын булсын, әнкәй, гомерең.

3. Яшәү өчен ышанычлар бирдең,
Өйрәттең син белгән кадәрен.
Алар кебек һичкем якын итмәс.
Белик әнкәйләрнең кадерен!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Acid Bath Graveflower  Acid Bath Locust Spawning  Acid Bath Old Skin  Acid Bath New Death Sensation  Acid Bath Venus Blue  Acid Bath 13 Fingers  Acid Bath New Corpse  Acid Bath Dead Girl 
О чем песня
Лилия Хэмитова - Мин, әнкәем, сиңа сокланам?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен