Шушма буе (90нчы еллар) (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)

Гүзәл Сара, батыр Биккол
Исемен йөртә авылым.
Шул авылны сагынып кайтам
Ямансулап һәр елны.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Әрәмәсе аша үтәм,
Шомыртын авыз итәм.
Аерылганга күп тә түгел,
Кабат кавышуны көтәм.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Сарабиккол чишмәләре
Челтерәп ага микән?
Сагынуларым бетәр иде,
Шул чишмә суын эчсәм.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Айна-айна  Beastie boys looking down the barrel of a gun  Брюс Спрингстин  Я не манекен  Tear da roof  Не любил 
О чем песня
Салават Фәтхетдинов - Шушма буе (90нчы еллар)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен