№ 25. ... Саҗидә (исполнитель: Җырлый:Эдуард Элмәков)

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма,
Көлемсерәп кенә.

Кушымта:
Эзләдем , бәгърем , сине ,
Еллар буе тилмереп!
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп!

Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп.
Алмагачлар ак шәл ябынган,
Иркәм, синең кебек.

Кушымта.

Минем юлыма якты нурлар
Алып кил күбрәк итеп.
Алсу гөлләр өзеп бирермен,
Сиңа бүләк итеп
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Main Theme OST Transformers Prime  Кайрат нуртас коз жасын  Дошла до тла  НЕ ТАНЦУЙ ОПЕН КИДС  Влюбленный король  Korel korel em  7б виктор 
О чем песня
Җырлый:Эдуард Элмәков - № 25. ... Саҗидә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен