Мин сине сойгэнмен куптэннэн (Оксана Ильюп көе,сүз.,Олег (исполнитель: Филюс Шангареев)

Оксана Ильюп көе һәм сүзләре,
Олег Зиннатуллин аранжировкасы,
баянда Илфат Шаехов

Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

1. Күргән чакта сине тәүге таркыр
Мин аңлаган идем барын да.
Сине көткәнлеген йөрәгемнең
Сыкрап, янып типкән чагында.

К-та:
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

2. Күпме җырлар башкарылган инде
Тормышыма кинәт кердең дип.
Көтмәгәндә әллә кайдан килеп 
Яулап алдың күңел күген дип. 

К-та.

Тавышыңны, кайнар сулышыңны
Мин җырларда, гүя, ишеттем.
Күкрәгеңә башым салып тыңлыйм.
Бер моңга тиң йөрәк тибешең.

К-та:
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдызым син,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Guf-Вождь  Dont leave me  Pink Floyd Any Colour You Like  Все будет хорошо ты это знай  Dove Si Nascondono Gli Angeli 
О чем песня
Филюс Шангареев - Мин сине сойгэнмен куптэннэн (Оксана Ильюп көе,сүз.,Олег?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен