Энкемнен догалары (Салават cover) (исполнитель: Айдар Курамндаев)

Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы —
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары —
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Спиннер хлеб  Пенкин и сона  Пенкин и  Белый день ласточка  Ar-SiDE – Дядя Чарли  Ямансулап  Семечки и пиво 
О чем песня
Айдар Курамндаев - Энкемнен догалары (Салават cover)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен