Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Илшат Хәлилов көе Абдулхак Игебаев сүзләре Күпме еллар сөеп йөредем, Тик әйтмәдем үзенә. Әйтү, кайда? Ояла идем Карарга да күзенә. Янып - көеп сөйгән булдым Кызны биш ел буена. О-о-о! Бүген көтмәгәндә мине Чакырды ул туена. Ул йотылып тыңласа да Гармунымның моңнарын. Аңламады шул гашыйкның Йөрәгеңдә ни барын. Янып - көеп сөйгән булдым Кызны биш ел буена. О-о-о! Бүген көтмәгәндә мине Чакырды ул туена. Гармуымда сөйләсәмдә Йөрәгемнең хисләрен. Күз өстендәге каш сыман Булмадым аның өчен. Янып - көеп сөйгән булдым Кызны биш ел буена. О-о-о! Бүген көтмәгәндә мине Чакырды ул туена.