Бушлык патшалары (исполнитель: Алканат)

Мин шундый арыдым яңа юллар күзләп,
Җаваплар эзләп мин шундый алҗадым.
Бик зур биеклектән чумдым күңелемә -
Җиттем таш төбенә, тик берни тапмадым,
Максатлар тулы мәгънәдә батмадым...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Әммә көн дә булмас аннары.
Без беркем тугел - нибары
Бушлык патшалары-
Вакытның билгесез саннары...

Мин салдым күңелемә иксез - чиксез галәм -
Әүлияләр белән күк моңын тыңладым...
Бик зур биеклектә мине һәрбер җисем белә-
Бушлык көе генә нигәдер тынмады,
Мәңгелек миңа ялгызлык  юрады...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Әммә көн дә булмас аннары.
Без беркем тугел - нибары
Бушлык патшалары-
Вакытның билгесез саннары...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Тирә - юнне яңграта тынлык.
Сөйлә миңа, ниләр тора
Синең йөрәгең?
Сөйлә, безне үтергәнче бушлык...

(c) Ильназ Гараев
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Napalm Death Blows to the Body  Napalm Death Birth in Regress  Napalm Death Section  Napalm Death Reflect On Conflict  Napalm Death Down in the Zero  Napalm Death Inside the Torn Apart  Napalm Death If Symptoms Persist  Napalm Death Prelude 
О чем песня
Алканат - Бушлык патшалары?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен