Җырлы-моңлы язмышыбыз (ft. Эльмира Сулейманова) (исполнитель: Ильмира Нагимова- Эльмира Сулейманова)

Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңә

Теләк теләп сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бары Бәхет кенә юрыйм
Киләчәк көннәреңә

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Туган сыман икәү якын
Ышанычлы дусларда

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Тормышлар да җиңелерәк
Без икебез булганда

Апам сыман син кадерле
Ягымлы күз карашың
Тормыш борылышларында
Юл күрсәтеп барасың

Сеңелем диеп нык яратып 
Кочагыма аламын
Җан сердәшне,таянычны
Миндә таба аласың

Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңә

Теләк теләп сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бары Бәхет кенә юрыйм
Киләчәк көннәреңә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Kanon wakeshima-still doll  Music Fashion TV  Redline REDLINE  Better Than A Dream Katie Melua  Песня вормикс  Ленинград-и больше никого  Maniac Moullinex feat Peaches  Texhnolyze Guardian Angel 
О чем песня
Ильмира Нагимова- Эльмира Сулейманова - Җырлы-моңлы язмышыбыз (ft. Эльмира Сулейманова)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен