Кунелларда урын тар мени (исполнитель: Сахабиева Зухра)

Күңелләрдә урын тармыни
Сара Садыйкова көе Заһид Фәйзи сүзләре

Язмыш уртак була кошлар бергә
Бер ояда тормыш корганда.
Хәтер калдырулар нигә кирәк
Матур көннәр туып торганда.

Араларны суытмасын
Бәгырьсезлек салкыны.
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны.

Бер омтылыш беләш яшәгәндә,
Аңлашмаслык эшләр бармыни.
Җылы сүзләр белән сабырлыкка
Күңелләрдә урын тармыни.

Араларны суытмасын
Шәфкатьсезлек салкыны.
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны.

Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп,
Яшәүләргә гөрләп ни җитә.
Дәрт чаткысы сүнә, күңел сула,
Рәнҗетүдән йөрәк кимсенсә.

Араларны суытмасын
Бәгырьсезлек салкыны.
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bang bang he shot me down  Ты шел  Princess Of China Coldplay  Песни 20  Песни 30  Слот alfa romeo  Pretty reckless just tonight 
О чем песня
Сахабиева Зухра - Кунелларда урын тар мени?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен