Хабар кота анкай (исполнитель: Нургалиев Анвар)

Алло, әнием, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларыннан тоям җылы тыныңны.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез - кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Телефоннан сөйләшүләр - күңел юату гына.
Сагынуларны басу микән, әллә уяту гына.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Көтәсең хәбәребезне, кайларда йөрмәсәк тә.
Син керәсең хәлебезгә, без керә белмәсәк тә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Әнием, туган көнеңдә барыбыз да без бергә.
Телефоннар да ял итсен, ял итсеннәр бүгенгә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.
Смотрите также:

Анвар Нургалиев - лл
Анвар Нургалиев - Яшлегемэ кайтам эле
Анвар Нургалиев - Туганнарга
Анвар Нургалиев - котлы булсын туйегыз
Анвар Нургалиев - Без названия
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Perfection super junior  Nik Kershaw Wide Boy  Король и шут бал  Амели забыть  Неспокойный  Счастья тебе земля  Перемир  Juodaan Viinaa Hector cover Korpiklaani 
О чем песня
Нургалиев Анвар - Хабар кота анкай?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен