Торналар моны (исполнитель: Файзуллина Фарида)
Торналар моңы Фәридә Фәйзуллина көе Нур Әхмәдиев сүзләре Язларын башка утта янганмын, Торналар килгән- күрми калганмын. Хәзер инде көз- китүләредер, Бу турдан соңгы үтүләредер. "Торрыйк!"-дияләр,үзләре китә, Яшәү хакына авыр юл үтә. Нигә китәләр,бәхет бу җирдә Барыбызга да югыйсә җитә. Торналар киткән якларга карыйм Куерган кебек һаман да томан. Торна тавышы - нинди моң сыйган. Елап кычкыра,көлә дә сыман. Хушлашу авыр дусларым белән Китәселәре килми бит,беләм. Торналар түгел,елап һәм көлеп, Минем яшьлегем китәдер кебек.