Юкә чәчкә аткач... (О.Ильюп сүз., А.Давлетшин көе, А.Давлетшин анарж.) (исполнитель: Оксана Ильюп)
Юкә чәчкә аткач... Оксана Ильюп сүзләре Артур Давлетшин көе “Юкә чәчкә аткач кайтам”, - диеп Вәгъдә биреп киттең чит якка. Сагышымнан янып, Көнне төнгә манып Елый идем үксеп кайчакта. Куш-та: Юкә атып, чәчкәләрен койды. Тик син генә никтер кайтмадың. Вәгъдәләрең ялган. Ә мин әле һаман Көтәм юкә чәчкә атканын. Җырларымда тик син генә булдың. Төнге төшләремне югалттым. “Кайтыр бозлар аккач, Юкә чәчкә аткач...” Үз-үземне шулай юаттым...