Беләзегем йөзегем. (Татар халык жыры) (исполнитель: Зөһрә Шәрифуллина)

Беләзегем-йөзегем 
Татар халык җыры

Бакчаларда җилләр исә
Чәчәкләргә кагылып.
Шул чәчәкләр арасыннан
Сине эзлим сагынып.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Тавышларыңнан танырмын 
Кошлар булып сайрасаң.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Бакчаларга керәсең дә
Гөлләргә үреләсең.
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм —
Син матур күренәсең.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Hey baby girl  Eisbrecher Der Hauch des Lebens  Deamons  Johnny Cash Riders in the Sky  Mew 156  Satisfaction DiscoTech Remix The Rolling Stones  Minerva  I dont save you 
О чем песня
Зөһрә Шәрифуллина - Беләзегем йөзегем. (Татар халык жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен