Озак торды атым чапмады (исполнитель: Зухра Шарифуллина)

Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.

Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.

Озак торды атым чапмады,
Тормыш авыр, чак-чак атлады.

Зәңгәр тасмаларны, бәллүр бакалларны,
Сихри шампаннарны атмады, эх.
Туктап калды атым чапмады.

Озак торды атым чапмады,
Хәле бетеп миңа карады.

Ярсып атламады, кәртәләр ватмады,
Авыр сулап куйды, сыктады, эх.
Озак торды, торды чапмады.

Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.

Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Moment of peace Gregorian  Ангел баста  Про рушник  Oomph! Always  Naughty  Massacre Birthday  Руки Вверх - Алешка 
О чем песня
Зухра Шарифуллина - Озак торды атым чапмады?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен