Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Чык шикелле җемелдәшә Муенсам сәйләннәре. Күз алдымнан һич тә китми Кояш кебек гел елмаеп Каршыма килгәннәре. Өзелде лә муенсам — Чәчелде мәрҗәннәре, Сибелде сәйләннәре. Сулардан тартып ала, Утларга илтеп сала Иркәләп сөйгәннәре. Муенсамны тага алмыйм — Таралды сәйләннәре. Җаннарыма канат бирә Чәчләремнән сыйпап, сыйпап «Бәгырем!» — дигәннәре. Өзелде лә муенсам — Чәчелде мәрҗәннәре, Сибелде сәйләннәре. Сулардан тартып ала, Утларга илтеп сала Иркәләп сөйгәннәре. Муенсамның төймәләрен Тезәрбез икәү бергә. Ике йөрәк бергә булгач Мәрҗәннәрен, сәйләннәрен Йөрмәбез коеп җиргә. Өзелде лә муенсам — Чәчелде мәрҗәннәре, Сибелде сәйләннәре. Сулардан тартып ала, Утларга илтеп сала Иркәләп сөйгәннәре.