Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Таралды инде болытлар, Аязды һавалар. Иделдә зәңгәр дулкыннар Ярларга кагалар. Саумы, кояш! Саумы, иртә. Исәнме! — диләр, Иркәли, иркәли җанны Ягымлы көйләр. Күтәрдем ак пәрдәләрне, Карыйм ерак, ерак… Яшь көннәрем, мәхәббәтем Кайтты миңа урап. Күзләрем карап туялмый Ямь-яшел кырларга. Ак пароход тавышлары Чакыра юлларга.