Кузлэрена карарга куркам(Гуль Мирхади_Э.Хаматнурова) (исполнитель: Лейсан Набиуллина)
Күзләреңә куркам карарга.
Гөл Мирһади сүзләре Э.Хаматнурова көе
1.Сезгә бар серемне ачам,
Гөлгә тулды: өем – бакча,
Каян җиткерәдер акча,-
Инде белмәссең.
Бер егет йөри яратып,
Сөеп,өзелеп,җаннар атып,
Тик миндәге сөю утын
Сизә күрмәсен.
Кушымта:
Юк, яратмыйм мин йөрмә дә янымда.
Ходаем, үзең сакла утыннан.
Чәчәкләреңә хәтта карамыйм да.
Тик күзләреңә карарга куркам.
А-А-А,син шаярма,егет
А-А-А,яратам, диеп.
А-А-А,сөюемне белеп,
А-А-А,өремә көлеп.
2.Сизмәсен дип хисләремне,
Сирәк чыгам кичләрен дә.
Килсә сөю җиңел генә
Булмас гөмерле.
Сыныйм әле уйларыңны,
Син ашыкма туйларыңа,
Ачуланма тыйганыма
Яме,кадерлем.
Кушымта: