Нигә болай ашкына соң йөрәк (исполнитель: Виталий Агапов)
Нигә ашкынасың, йөрәк? Виталий Агапов көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре Ничә еллар онытырга Сине теләдем. Нигә һаман сине күргәч, Яна йөрәгем. Кушымта: Нигә болай ашкынасың, йөрәк? Нигә болай ярсып тибәсең? Сөйгән ярым ятларга каласын Әллә инде алдан сизәсең? Җәем үтте, барам инде Сагышлы көзгә. Өзгәләнәм, ни булды соң, Ни булды безгә? Кушымта: Нигә болай ашкынасың, йөрәк? Нигә болай ярсып тибәсең? Сөйгән ярым ятларга каласын Әллә инде алдан сизәсең? Язмыш ташладымы безне Янган утларга?.. Идек башны икебез дә, Идек ятларга! Кушымта: Кабатланмас сөю, саф мәхәббәт, Яшьлек кире кайтмас, бер үтсә. Ятларга мин рәнҗемәм дә кебек, Сөйгәнемне бәхетле итсә...