Яшьлек кынгыраулары (исполнитель: Зайнап Фархутдинова)

Яшьлек кыңгыраулары
Илдус Низамов көе Галимулла Нәбиев сүзләре

Кыңгыраулы юргалар кебек
Чыңлап узды яшьлек елларым.
Ят таңнарга омтылды күңел,
Үз бәхетем читтән юлладым.

Нигә яшьлекнең юллары урау?
Ерак-еракта чыңлый кыңгырау…

Басып торам юллар чатында,
Уйлата шул синең хакыңда.
Кыңгыраулар, җиз кыңгыраулар
Моң уйната һаман якында.

Синнән хәбәрме моңлы яңгырау?
Сәламнәр әйтеп чыңлый кыңгырау.

Кыңгыраулар чыңлый якында,
Борма-борма юллар чатында.
Чәчәк булып кая атылма,
Тик онытма сөю хакында.

Күңелдә һаман чыңлый яңгырау,
Кавыштырырмы җырлы кыңгырау?..
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Людмила Исаева  Добра от добра Meloman Prod SLEEK  Марченко повесился во дворе  Z vjycnth  Гимн СССР Новый Год 1973-1974 гг  Напрасный страх Z-e-t  Минует март придет апрель  Shadow princess paul hazendonk 
О чем песня
Зайнап Фархутдинова - Яшьлек кынгыраулары?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен