Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сиңа әйтер сүзем бар ла, Бездә кунак кызы бар; Кунак кызын күрим дисәң, Гармун ал да безгә бар. Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Кара бүрек, тар бүрек — Кидең ни, кимәдең ни; Кеше белән уртак ярны Сөйдең ни, сөймәдең ни. Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Сездә куян эзе юк, Бездә кунак кызы юк; Кеше белән уртак ярның Жанга җылы сүзе юк. Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?