Кайт син, балам (исполнитель: Гүзәл Уразова)

[bad word]  [bad word] urazova_khakimov

(Ф. Мортазин көе, Р. Вәлиева сүзләре)

1. Язгы сулар ургылып аккан чакта
Күңелләрем сине юксына.
Язлар ямьле түгел синнән башка,
Кайт син, балам, тизрәк, кайтсана!
Кайт, күз нурым, кайт туган ягыңа –
Тугайларың сине сагына.

2. Өй түрендә кошлар оя корды,
Сайрауларын тыңлап юанам.
Алар тиздән бала үстерерләр,
Минем генә йортым тын һаман.
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа –
Тургайлар да сине сагына.

3. Яз кайтмадың, бәлки көз кайтыр дип
Сине көтеп яшим мин һаман.
Узмасын ла гомер сагыш белән,
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа –
Газиз әнкәң сине сагына.

Газиз әткәң сине сагына,
Газиз әнкәң сине сагына,
Кайт син, балам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ой верше мiй верше Джамала  Skillet (на русском)  Я не буду ждать Club Mix 2010-2011 клуб рай  My Love feat Poodie The Byz Boog Brown  Брат это твоя сестрёнка  Новогодний вариант Танец На носок  - So Real Radio Edit Andreea D  Забирай у меня 
О чем песня
Гүзәл Уразова - Кайт син, балам?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен