Бала (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Ул “Әни” нинди матур исем,
“Әни” диеп дәшим кемнәргә?
Бар кешеләр әниле булалар,
Ә миңа соң, миңа нишләргә?

Тәрәзәләрдән алмый һич күзләрен
Кемгә калган икән бу бала?
Газиз әнкәсе ташлап киткәч
Көтүләрдән башка ни кала?

Аңа беркем “балам” диеп дәшми,
Чәчләреннән беркем сыйпамый.
Нәни бит ул үз хәлләрен белми,
Ятим булуларын аңламый.

Тәрәзәләрдән алмый һич күзләрен
Кемне көтә икән бу бала?
Газиз әнкәсе ташлап киткәч
Көтүләрдән башка ни кала?

Үз балаңны язмыш утларына
Ташлап китү ул бик зур гөнаһ.
Җир йотмаса җансыз кәккүкләргә
Миһербан сал берүк, әй, Алла.

Тәрәзәләрдән алмый һич күзләрен
Кемне көтә икән бу бала?
Газиз әнкәсе ташлап киткәч
Көтүләрдән башка ни кала?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
H1gh пилигрим  Нагора просто  Im sorry cnblue  Киш кукла колдуна  Магия трикси  Зараза Марк Твен  Под гитару КРЫЛАТАЯ ГВАРДИЯ - Престиж ВДВ 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Бала?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен