Яралы кош (исполнитель: Мингол Галиев)
Кыр үрдәген аттым очкан чакта… Җаным әрни көн-төн — ник аттым? Хәзер үзем яралы кош сыман: Кайтыр юлларымны югалттым. «Туган якларыңа кайт! Кайт!» диеп, Киек кошлар тезелеп киткәндер. «Кайта!» диеп өзелеп көткәндер дә, Көтө-көтө түземе беткәндер. Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр… Мин язмыштан инде ычкынмам. Танырсыңмы, юкмы — мин булырмын Кош тавышы белән кычкырган…