Яле иркам (исполнитель: Тимержанова Гульнара)
Яле иркәм Таһир Абдршин көе һәм сүзләре Әйдә иркәм барасыңмы? Мин барам кар суына Кар сулары шифа диләр Йөрәгем ярсуына. Яле, иркәм, кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булам үзеңә генә. Кара күзләр, бөдрә чәчләр, Алар безгә тиң түгел. Тиң түгеллеген белсәм дә, Өзелеп сөя күңел. Яле, иркәм, кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булам үзеңә генә. Бакчаларга керәсең дә Гөлләргә үреләсең Гөлләргә үреләсең дә Кем өчен өзеләсең? Яле, иркәм, кара-кара, Кара күземә генә. Карасаң күземә генә Булам үзеңә генә.