Агыйдел каты ага. Татар халык җыры (исполнитель: АсылъЯр)

Агыйделдә йөзсәң иде
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөясенме,сөймисенме -
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәкнең җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтан.
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдан нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтерең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөясенме,сөймисенме -
Шуны беләсем килә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Craig David Seven Days  The emergency  Craig David Hands Up In The Air  Craig David All The Way  Kirameki  Craig David Hypnotic  Craig David I Dont Love You  Craig David Johnny 
О чем песня
АсылъЯр - Агыйдел каты ага. Татар халык җыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен